ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Квалификацияне күтәрү курсы кысаларында ТР Бәяләүчеләр Союзы, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, Югары уку йортларының профильле дисциплина укытучылары МАОК профессоры Хәмид Мәмәдҗанов лекцияләрен тыңлыйлар.

Танылган теоретик 1әи матераль булмаган активларны бәяләү практигы Хәмид Мәмәдҗанов тыңлаучылар игътибарын беренче көннән үк кызыксынучанлык белән җәлеп итте, аларның күп төрле сорауларына кызыклы һәм файдалы җаваплар бирде.

27.09.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республиксы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләре, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, NТр Президенты каршындагы дәүләт торак Фонды. Техник инвентаризацияләү бюросы вәкилләре катнашында ятим балалар өчен төзелә торган йортларны тәмамлау көннәре билгеләү сораулары буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте.

Программа кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2017 елда ятим балаалрга тапшыру өчен дәүләт милкенә 305 фатир сатып алу бурычы куелды.  Бүгенге көндә дәүләт милкенә 117 фатир сатып алынган инде. 15.12.2017 кадәр ТР 23 муниципаль районында 188 фатир сатып алынырга тиеш. Киңәшмәдә министр Азат Хамаев ТР  муниципаль районанрының башкарма комитетларына 15.11.2017 кадәр тоак йортларны эксплуатациягә тапшырыга дигән бурыч куйды.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта 2017 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм быелның октябрь аена, шулай ук дүртенче кварталга бюджеты да расланды.

Директорлар советы нефть химиясе блогы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары һәм үсеш перспективалары турында мәгълүмат тыңлады.

Шиналар бизнесын үстерү стратегиясе нигезендә 2025 елга елына 16,2 млн. данә чамасы шина реализацияләнергә тиеш, EBITDA күрсәткече – 2015 елга карата биш мәртәбә – 14,5 млрд. сумга кадәр артачак. Бу юнәлештә төп чаралар: «Viatti» һәм МКҮ шиналары ассортиментын арттыру буенча озак сроклы программаны гамәлгә ашыру, «Кама» НТҮнең матди-техник базасын киңәйтү, җитештерү процессларын оптимальләштерү, импортны алмаштыру, «Tyre&Service» сәүдә-сервис ваклап сату үзәкләре челтәрен киңәйтү.

Утырыш барышында компанияне инновацион (технологик) үстерү стратегиясе турындагы мәгълүмат буенча фикер алыштылар. «Татнефть» ГАҖдә интеллектуаль кыйммәтләр булдыру системасы корылган – фикер туган мизгелдән алып җитештерүгә керткәнчегә кадәр. Хәзерге вакытта  инновацион эшчәнлеккә идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру,  инновацион технологияләр портфелен тулыландыру дәвам итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары кулланылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International