Татарстан һәм Удмуртия республикалары арасында чикне билгеләү сораулары каралды

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Удмуртиядән килгән коллегалар белән очрашу узды.

Катнашучылар Әгерҗе шәһәре янында узучы чик үзенчәлекләре турында сөйләште. Хәзерге вакытта Әгерҗе шәһәре һәм Удмуртиянең Малопургинский районы чиге кадастр участоклары аша уза. Белгечләр чикне билгеләү барышында гражданнар фикерен исәпкә алып эшләргә кирәклеген ассызыклады. Аннан тыш, чикне билгеләү турындагы килешү проектын хәзерләү буенча сораулар да күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International