COVID-19 коронавирус йогышы таралу сәбәпле дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне арендалаучыларга 85,6 млн. сумлык ярдәм күрсәтелде

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә дәүләт һәм муниципаль милек арендаторларына ярдәм чаралары күрсәтү ел ярым вакыт узды. Федераль закон нигезендә 22.04.202020 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ике күрсәтмә (№ 820 һәм № 821) һәм Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен арендалаучылар өчен аренда түләвен кичектереп тору һәм азат итү шартлары турында карар (№314) кабул ителде. Әлеге норматив актлар нигезендә республиканың һәр муниципаль берәмлегендә муниципаль милек арендаторларына ярдәм күрсәтү буенча үз норматив актлары расланды.

Гамәлдәге норматив актларга ярашлы рәвештә, әгәр арендатор билгеләнгән критерийларны канәгатьләндерсә һәм гариза белән мөрәҗәгать итсә, 2020 ел ахырына кадәр барлыкка килгән аренда түләве буенча бурычлар булганда ярдәм чаралары күрсәтелергә мөмкин.  Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль милек арендаторларына 85,6 млн. сумлык ярдәм күрсәтелде, шул исәптән 20 млн.сумлык аренда түләвеннән азат итү.  Ярдәм алган индивидуаль эшкуарларның һәм юридик затларның 90% ы-кече һәм урта эшкуарлык субъектлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International