Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы арасында чик билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде. Видеоэлемтә ярдәмендә җыелышка Чувашиянең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Росреестр Идарәсе, “ФКП Росреестр” ФДБУ филиалы вәкилләре дә кушылды.

Республикалар арасындагы чикнең озынлыгы 536 километр тәшкил итә. Биредә Татарстанның Апас, буа, Яшел Үзән, Чүпрәле һәм Кайбыч муниципаль районнары урнашкан.

Киңәшмә кысаларында уртак чик проекты килешенде, шулай ук чикне билгеләү турындагы килешү проектына ачыкламалар кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International