Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокуклар алуына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Шул ук закон проекты белән республика Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертелде. Депутатлар Азат Хамаев һәм Таһир Һадиев тарафыннан кертелгән закон проекты Татарстан Президентына имзалауга җибәрелде.
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән.
Федераль законның 18 статьясындагы 3 өлеше нигезендә җирлекләрнең, шәһәр округларының яисә муниципаль округларның җирле үзидарә органнары тиешле муниципаль берәмлекләр чикләрендә урнашкан Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында хокук теркәлмәгән гаражлардан файдаланучы затларны ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырырга һәм гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокук алуда гражданнарга булышлык күрсәтергә хокуклы.
Күрсәтелгән чараларның составы һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе Россия Федерациясе субъектлары законы белән билгеләнә. Күрсәтелгән затларны ачыклауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга һәм гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокук алуда гражданнарга булышлык итүгә юнәлдерелгән чаралар шулай ук муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырылырга мөмкин. Күрсәтелгән вәкаләтләр закон проектында чагылыш тапкан.
Моннан тыш, Федераль законның 5 статьясы нигезендә закон проектында Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү дә каралган. Алар җирле үзидарә органнары тарафыннан инвалидларның яшәү урынына якын җирдә капиталь корылма булмаган гаражлар һәм техник һәм башка хәрәкәтләнү чараларын кую урынын урнаштыру схемаларын раслау тәртибен билгеләү һәм гражданнар тарафыннан капиталь корылма булмаган гаражлар кую өчен Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләреннән, дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдән яисә җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен түләү билгеләү тәртибен урнаштыру юлы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен арттыруга юнәлдерелгән.
Федераль законның 18 статьясындагы 3 өлеше нигезендә җирлекләрнең, шәһәр округларының яисә муниципаль округларның җирле үзидарә органнары тиешле муниципаль берәмлекләр чикләрендә урнашкан Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында хокук теркәлмәгән гаражлардан файдаланучы затларны ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырырга һәм гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокук алуда гражданнарга булышлык күрсәтергә хокуклы.
Күрсәтелгән чараларның составы һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе Россия Федерациясе субъектлары законы белән билгеләнә. Күрсәтелгән затларны ачыклауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга һәм гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокук алуда гражданнарга булышлык итүгә юнәлдерелгән чаралар шулай ук муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырылырга мөмкин. Күрсәтелгән вәкаләтләр закон проектында чагылыш тапты.