Министр Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары белән авыл җирлекләрен территориаль планлаштыру документларын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта закон проекты эшләнүдә, аның нигезендә генераль план әзерләү зарурлыгы булмау турында Карар кабул иткән җирлекләр составында урнашкан торак пунктларның чикләрен билгеләү тиешле муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасын раслау юлы белән, мондый чикләрнең урнашу урынының текст һәм график тасвирламасын кушып гамәлгә ашырылачак. Әлеге яңалык торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү процедурасын шактый гадиләштерәчәк.
Мәсьәләләр буенча фикер алышуда, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.