Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан һәм Удмуртия Республикалары арасындагы чикне билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды. Видеоэлемтә ярдәмендә очрашуда Удмуртиянең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Киңәшмә кысаларында катнашучылар чикне билгеләү турындагы килешү проектын хәзерләү буенча килеп туган сорауларны күтәрде, әлеге документа буенча тәкъдимнәр тә әйтелде.
Белешмә өчен: Татарстан һәм Удмуртия чигенең озынлыгы 819 километр тәшкил итә. Материалларны өйрәнгәндә барлыгы 85 проблемалы участок табылды, күбесе инде хәл ителгән. Хәзерге вакытта 22 бәхәсле участок бар, чикне килештерү эшләрен тәмамлау өчен аларны агымдагы елда хәл итеп бетерү зарур.