Татарстандагы ике тарихи шәхәрнең җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре проекты расланды

2021 елның 4 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре проектларын төзү эшләре дәвам итә.

 Бу көннәрдә Чистай һәм Алабуга районнарының Муниципаль берәмлекләр Советы карары белән Чистай һәм Алабуга тарихи җирлекләренең җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре расланды. Әлеге документ санитар, табигый һәм су саклау зоналарына куелган чикләүләрне билгели һәм чиктә урнашкан җир участогын кулланганда әлеге чикләүләрне үтәүне контрольдә тота.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге ике шәһәр федераль әһәмияткә ия, шуңа күрә, РФ Шәһәр төзелеше кодексына буйсынып, Чистай һәм Алабуга ПЗЗ проектларын раслаганчы, алар мәдәни мирас объектларын саклау федераль органына махсус экспертизага җибәрелде.

Шәһәр төзелеше документларын төзү эшләре башка районнарда да дәвам итә. Мисал өчен, бүгенге көндә Питрәч муниципаль районының 155 территориаль зонасы кадастр хисабына куелган, бу гомуми саннан 62% тәшкил итә. Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан Екатериновка, Кибәч, Кибәк, Кәвәл һәм Пановка авыл җирлекләре территориаль зоналары тулысынча формалаштырылып, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кадастр хисабына куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International