ТР Пространство белешмәләре фонды материаллары буенча интерактив карта булдырылды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан фонд материаллары буенча махсус интерактив карта булдырылды. Әлеге карта фондның төп порталы эшли башлаганчы вакытлы сервиста урнаштырылды.

Анда хәзер Пространство белешмәләре фондында булган барлык материалларны карап, аларга заказ бирергә мөмкин (бу физик, юридик затларга, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидрарә органнарына кагыла).  Фондның төп өлешен соңгы унеллыкта эшләнеләгән регионның цифрлы ортофотопланнары һәм цифрлы топографик карталары тәшкил итә. Белгечләр тарафыннан картографик материаллар яңартылганнан соң, Татарстанның бөтен территориясенә актуаль цифрлы карталарга заказ биреп булачак.  

Билгеле бер белешмә алу өчен, гаризаны тутырганда картада төгәл файлны сайлап, анда язылган исемне күрсәтүне сорыйбыз. 

Картаны әлеге сылтама аша карап була: https://goo.su/uWm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International