ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2021 елның 16 декабрендә узган утырышы барышында Совет рәисе Рәшит Әбашев ел нәтиҗәләре һәм үзара хезмәттәшлек юнәлешләре турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Үз чыгышында, аерым алганда, Совет утырышларында күтәрелгән темалар: устав (туплау) капиталында дәүләт өлеше булган оешмаларда корпоратив идарә функцияләрен гамәлгә ашыру, эшкуарларга ярдәм итү мәсьәләләре, иҗтимагый контроль функцияләрен гамәлгә ашыру, монополиягә каршы оештыру һәм хокукый чаралар комплексы, коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр чагылдырылды. Чыгыш ясаучы 2021 ел өчен тискәре фактларны исәпкә алып, Министрлыкның коррупциягә каршы эшендәге уңай тенденцияне билгеләп үтте.
Рәшит Әбашев хәбәр иткәнчә, иҗтимагый советлар эшчәнлегенең норматив базасына сизелерлек үзгәрешләр кертелгән. Аерым алганда, Советның башкарма орган эшчәнлегенә иҗтимагый контроль функциясе билгеләнде. Совет норматив хокукый актларга иҗтимагый экспертиза оештыра, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфаты мониторингында, Министрлыкның кадрлар комиссияләре эшендә һ.б. катнаша. Тулы бер бүлек иҗтимагый советта мәнфәгатьләр конфликтына, коррупцион куркынычларны кисәтүгә багышланган. Хокукый базаның яңалыклары гражданлык җәмгыяте позициясен күрсәтүче иҗтимагый орган эшчәнлегенә яңа алымнар таләп итә, дип ассызыклады докладчы.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупциягә каршы эш сорауларын Министрлык эшчәнлегенең әлеге юнәлеше өчен җаваплы зат Евгения Москаленко яктыртты. Чыгыш нәтиҗәләре буенча Совет әгъзалары тарафыннан тәкъдимнәр кертелде. ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков министрлык составында коррупциягә каршы көрәшне тәэмин итүче органнар эшчәнлеген оештыру буенча тәкъдимнәр кертте. Шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артур Мостаевның ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, башка эшмәкәрләр берләшмәләре адресына коррупциягә каршы сораштыру юлламасы, ТР Иҗтимагый палатасы базасында җир-мөлкәт мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оешмасы тәкъдимнәре дә исәпкә алынды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе" учреждениесе янгын куркынычсызлыгы буенча уку үттеләр Ул министрлык эшчәнлегендә Иҗтимагый советның мөһим ролен билгеләп үтте, совет әгъзалары Рәшит Абашев, Назгать Мәгърифәтуллин, Олег Булгаков, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Асия Тимирясова, Артур Мостаев, Роза Әхмәдиеваның гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә, иҗтимагый контроль механизмнарын тормышка ашыруга керткән өлешләренә тукталды, алга таба хезмәттәшлекне үстерү буенча тәкъдимнәр әйтте.
Министр шулай ук, теләсә кайсы хакимият органы эшчәнлегенең төп юнәлеше-җәмгыять өчен эшләү, Совет функционалы коррупция өчен киртәләр булдырырга, физик затлар һәм оешмалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек механизмнарын формалаштырырга мөмкинлек бирә торган дәүләт хезмәтләре күрсәтү, дип билгеләп үтте.