Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров видеоконференцэлемтә режимында (Zoom платформасында) Хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләре белән идарә итү һәм контрольдә тоту органнарында дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе, «Связьинвестнефтехим» АҖ, «Ак Барс «Холдинг компаниясе»АҖ вәкилләре катнашты.
Комиссия эше кысаларында дәүләт вәкилләренең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.
Утырышта акцияләре Татарстан Республикасы милкендә булган һәм аларга карата махсус хокук («алтын акция») гамәлдә булган акционерлык җәмгыятьләренең идарә һәм тикшерү органнарына билгеләү һәм тәкъдим итү өчен дәүләт вәкилләре һәм бәйсез директорлар кандидатуралары каралды һәм расланды. Барлыгы 136 дәүләт вәкиле һәм 13 бәйсез директорны 75 акционерлык җәмгыятенә тәкъдим итү планлаштырыла.