РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

"Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 06.12.20021 ел, № 408-ФЗ Федераль закон нигезендә РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде. Хәзер төзүче, вәкаләтле органга яки оешмага җибәрелә торган капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыру турындагы гариза нигезендә, мондый объектка хокук турындагы язманы Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертүне дә кертеп, кирәкле хезмәтләрнең бөтен комплексын алырга мөмкин. Моның өчен Капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турындагы гаризада төзүчегә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыру өчен дәүләт пошлинасын түләү турындагы белешмәләрне күрсәтергә кирәк.

Әлеге тәртип «Rүпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон нигезендә төзелгән яки реконструкцияләнгән торак-төзелеш кооперативлары төзегән күпфатирлы йортларга һәм башка күчемсез милек объектларына карата кулланыла алмый.

Федераль закон, 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән аерым нигезләмәләрдән тыш, 2021 елның 6 декабрендә үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International