Закон нигезендә азкатлы торак комплексы территориясе чикләрендә индивидуаль торак йортлар төзегәндә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре билгеләнде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

"Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 30.12.2021 ел, № 476-ФЗ Федераль закон нигезендә "күпфатирлы йорт", "төзелеш туктатылган йорты, "азкатлы торак комплексы" төшенчәләре беркетелгән.

Шулай итеп, бинаны күпфатирлы йортка яки туктатылган төзелеш йортына керткәндә барлыкка килә торган хокукый билгесезлек бетерелде. Закон нигезендә азкатлы торак комплексы территориясе чикләрендә индивидуаль торак йортлар төзегәндә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре билгеләнгән.

Шулай ук өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсенең шартлары, төзүче тарафыннан мәгълүмат ачу тәртибе, индивидуаль торак йорт милекчеләренең гомуми милеге составы һәм аны төзү үзенчәлекләре, өлешләп төзү объектын төзүче тарафыннан тапшыру тәртибе, җир кишәрлегенә хокукны дәүләт теркәве үзенчәлекләре билгеләнгән.

Әлеге Федераль закон, үз көченә керүнең башка вакыты билгеләнгән аерым нигезләмәләрдән тыш, 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International