Бүген видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары В.Л. Вуколов рәислегендә Россия Федерациясе субъектлары катнашында 2022 елда һәр субъектта региональ милек базасында төзәтү үзәкләрендә 400 дән дә ким булмаган урын булдыру мәсьәләсе буенча бөтенроссия киңәшмәсе узды. Бу сорау буенча фикер алышуда министр урынбасары Рөстәм Шәмеев катнашты.
Элегрәк Министрлык тарафыннан Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күчемсез милек объектлары исемлеге җибәрелгән иде.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җавабы нигезендә, тәкъдим ителгән объектлар алар базасында төзәтү үзәкләре булдыруга куелган таләпләргә туры килми.
Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык тарафыннан 2022 елда тулай торакны урнаштыру критерийларына туры килә торган Татарстан Республикасы милкендә булган биналарны эзләү эше дәвам итәчәк.