ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы быел ятим балаларга найм килешмәләре буенча бирү өчен 600 торак урын сатып ала. Бу хакта Фәнил Әһлиуллин ятим балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир вакытында хәбәр итте.
"Татарстан Президенты карары белән 2020 елдан без квотаны арттырдык. 2020 елда 600 торак бина сатып алдык, 2021 елда-636, быел 600 торак бина сатып алырга планлаштырабыз», – дип сөйләде Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы.
Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, 2013 елдан 2021 елга кадәр Министрлык республика милкенә гомуми суммасы 4 млрд күләмендә 3 363 торак бина сатып алган, аларның 537 млн сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.
«Бу сумма республика бүлеп биргән сумма белән чагыштырганда зур түгел. Ятим балаларга торак сатып алу өчен федераль бюджеттан субсидияләрне арттыру буенча федераль дәрәҗәдә эшләүне сорыйм»,- дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Дәүләт Думасы депутатларына.
Аның сүзләренә караганда, дәүләт милкен нәтиҗәле файдалану өчен Министрлык тарафыннан ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын ачыклау буенча эш алып барыла. "Соңгы мәгълүматларга караганда, ул якынча 44 млн сум тәшкил иткән. Бу турыда ниндидер карар табарга кирәк", - дип ассызыклады ул.