Бүген безнең ведомство оешуның 31 еллыгын билгеләп үтә. Казан губерниясе территориясендә дәүләт милке белән идарә итү буенча ведомствоны булдыру тарихы 1838 елның маеннан башлана, ул чакта император Указы нигезендә Казан губернасы губернаторы канцеляриясе каршындагы Дәүләт милке белән идарә итү буенча Палата төзелә.
80 - 90 еллар чигендә милек мөнәсәбәтләрен җайга салу янә актуальләшә бара. Татарстан ССР Югары Советы карары белән 1991 елның 7 февралендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Татарстан Дәүләт комитеты гамәлгә куела. Дәүләт комитеты икътисад һәм халыкның, барыннан да элек, җирдән файдалану өлкәсендә төп мәнфәгатьләренә кагылышлы базар реформаларын үткәрү инструментына әверелде. Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республикада җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен башкара. Дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә итү, хосусыйлаштыру, идарә итү һәм эш итү өлешендә Татарстан Республикасы милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.
Җитәкчеләр һәм хезмәткәрләрнең югары корпоратив культура һәм һөнәри компетенцияләре нәтиҗәсендә министрлык коллективы Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль үсешендәге масштаблы бурычларны хәл итүдә уңышлы катнаша.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле ветераннарыбыз!
Сезне чын күңелдән әлеге истәлекле дата белән котлыйм. Бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, эшлекле һәм иҗади энергия, эштә, укуда, гаилә тормышында иң югары уңышларга ирешүегезне телим.