Аукционда җир кишәрлекләрен сатып алу механизмы

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.3, 39.6 статьяларында җир кишәрлеген милеккә, арендага, торгларда һәм сатулар үткәрмичә бирү очраклары билгеләнде.

Җир кишәрлеген бирү буенча аукцион үткәрү тәртибе Россия Федерациясе Җир кодексының 39.11 – 39.13 статьялары белән җайга салына.

24.06.21 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 348-пр номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлеген сату буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты расланды.

01.10.2021 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 570-пр номерлы боерыгы нигезендә әлеге Регламентка үзгәрешләр кертелде.

Административ регламент Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International