Җир кишәрлекләре чикләре Татарстан һәм Чувашия арасындагы чик проектына туры китерелде

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре  министры урынбасары Максим Рогожкин видеоэлемтә ярдәмендә Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеменең чираттагы атналык киңәшмәсен үткәрде. Киңәшиә эшендә “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов һәм Фондның геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың Кадастр палатасы һәм Росреестр идарәсе вәкилләре дә катнашты.

Катнашучылар Татарстан һәм Чуваш республикалары арасындагы чик проектына җир кишәрлекләре чиген туры китерү эшләре тәмамлануы турында белдерде. Башка субъектларга килгәндә,  ТР буенча Росреестр идарәсе тарафыннан үткәрелгән Татарстанның Самара өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы белән килешенгән чик проектын тикшерү нәтиҗәсендә кадастр хисабында торган җирлекләрнең Норлат һәм Яшел Үзән урманчылыклары белән кисешүләре табылды. Алга таба эшне дәвам итү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына, килешенгән чикләр проектына таянып, урман фонды участоклары чикләрен тәртипкә китерергә кирәк.

Соңыннан Чуваш Республикасы, Самара өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы белән РФ субъктлары арасында чикне билгеләү турындагы Килешүләр төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International