Россия халыклары телендә торак пунктлар атамалары турында мәгълүмат җыю тәмамланып килә

2022 елның 18 феврале, җомга

ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан Татарстан географик объектлары территориясендә компактлы яшәүче РФ халыклары телендә торак пунктлар атамаларын җыю һәм дөреслеген тикшерү эшләре алып барыла.

Андый торак пунктлар республиканың 33 районында табылды. Фонд юллаган сорауларга 27 районнан җавап инде килде. Алар барысы да күрсәтелгән халыкларның барлыгын раслап, соңгы җанисәп алу нәтиҗәләре буенча торак пунктлардагы халык санын яңартты.  

Әмма, кирәкле мәгълүматны һаман да җибәрмәгән районнар да бар, мисал өчен, Балтач һәм Алабуга районнарыннан рәсми хатларга бер җавап та кайтарылмады. Шулай ук Әлки, Югары Ослан, Норлат һәм Чирмешән районнары өлешчә генә мәгълүмат бирде, барлык кызыксындырган җирлекләр буенча түгел.

Санап кителгән районнардан активрак булуны сорыйбыз, чөнки әлеге атамалар Татарстан Республикасының географик атамалары каталогы нигезенә ятачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International