Бүген парламентта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан белән РФ чиктәш субъектлар арасында кадастр чикләрен билгеләүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырышта шулай ук кайбер республика закон проектларына үзгәрешләр дә каралды.
Татарстан Республикасы чикләрен кадастр исәбенә кую эшләре барышы турында республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин сөйләде. Бүгенге көндә Татарстан Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Оренбург, Киров, Самара, Ульяновск өлкәләре белән чиктәш. Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы 3 мең 400 км чамасы тәшкил итә.
«Чик буенча мәсьәләләрне хәл итү максатларында Министрлар Кабинеты карары белән эш төркеме төзелде, аның составына республика дәүләт хакимиятенең 22 органы вәкилләре керде, - диде министр, - мәсьәләләрне оператив карау өчен шулай ук 6 ведомстводан эш төркеме булдырылды. Хәзерге вакытта чикләр, Киров өлкәсе һәм Удмурт Республикасыннан гаире, алты чиктәш субъект белән килештерелгән ".
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин хәзерге вакытта Киров өлкәсе белән чик узу проекты килешүнең йомгаклау стадиясендә булуын, Удмурт Республикасы белән чикләрне килештерү буенча даими сөйләшүләр алып барылуын белдерде.
Министр урынбасары докладын тыңлап һәм фикер алышканнан соң, комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына, «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» дәүләт бюджет учреждениесенә, шулай ук эш төркеменә Татарстан Республикасы чикләрен билгеләүдә проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча эшне дәвам итәргә тәкъдим итте.