Территорияне планлаштыру проектын килештерү вакыты кыскартылды

2022 елның 8 апреле, җомга

Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин 2022 елның 2 апрелендә чыккан “территорияне планлаштыру, җир участокларының төзелеш планнары, капиталь төзелеш объектларын төзү һәм куланылышка көртү өчен рөхсәт бирү буенча документларны әзерләү, килештерү, раслау һәм вакытын озайту буенча” 575 номерлы РФ Хөкүмәте Карарын раслады.

Аның буенча 2022 елның 1 августына кадәр бирелгән төзелешкә рөхсәтләр автомат рәвештә тагын бер елга озайтылачак. Шулай ук җир участокларының шәһәр төзелеше планнары (ГПЗУ) гамәлдә булу вакыты да бер елга дәвам иттереләчәк. Бу – теләсә кайсы бинаны проектлау һәм төзү өчен кирәкле төп документ.

Тагын бер яңалык – территорияне планлаштыру проектын әзерләүне кирәксез дип табу һәм андый проектны килештерү вакытын 15 көннән 10 эш көненә кадәр кыскарту.

Әлеге Карар катлаулы макроэкономик вәзгыятьтә төзүче оешмаларга башланган проектларны тәмамлап, яңа төзелешләрне башларга ярдәм итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International