Удмуртия белән чикне билгеләү буенча Алабуга районында киңәшмә үтте

2022 елның 6 мае, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, ТР Пространство белешмәләре фонды директоры урынбасары Руслан Комаров, фондның геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин Алабуга районының Олы Шүрнәк авыл җирлегендә күчмә киңәшмә үткәрделәр.

Очрашуда шулай ук Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков, Олы Шүрнәк авылы җирлеге рәисе Николай Мельников, район урманчылыгы вәкилләре һәм әлеге территориядә җир кулланылышы тарихын белүче авыл кешеләре катнашты.

Киңәшмә нәтиҗәсендә, тарихи фактларны һәм авыл халкы мәнфәгатьләрен истә тотып, Удмуртия Республикасына чик узу проекты тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International