ТР географик объектлары атамалары каталогын тулыландыру эшләре дәвам итә

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Бүген «ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесендә татар телендә һәм Татарстанда күпләп яшәүче Россия халыклары телләрендә Республиканың географик объектлары атамалары каталогын легитимацияләү сораулары буенча киңәшмә үтте. Биредә ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов белән ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов та катнашты. 

Аңа кадәр Фонд белгечләре тарафыннан ТР географик объектларына карата РФ халыклары телләрендә торак пунктлар атамаларын җыю һәм төгәлләү, шулай ук җыелган белешмәләрне башка субъектларда тикшерү эшләре алып барылды.

Киңәшмәдә республиканың дәүләт хакимияте органнары белән татар телендә ТР географик объектлар атамалары каталогын килештерү тәртибен, шулай ук Татарстан территориясендә күпләп яшәүче халыклар телләрендә торак пунктлар атамаларын кертү юлларын ачыкладылар. Аннан тыш, катнашучылар тарафыннан алынган белешмәләрнең чыганакларын, яңарту даимилеген күрсәтеп, каталогны алып бару турында норматив хокукый актлар булдыру кирәкле әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International