Татарстанда урман утыртмалары цифрлаштырылачак

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Агымдагы айда ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан хуҗасыз урманнарны һәм ташландык авыл хуҗалыгы (сөрүлек) җирләрен ачыклау өчен Татарстан Республикасының урман утыртмаларын цифрлаштыру планлаштырыла.

Мондый участокларны эзләү Түбән Кама районыннан башланачак. Алынган мәгълүматны ТР Пространство белешмәләре фондының геодезия һәм картография бүлеге белгечләре эшкәртеп, цифрлаштырачак. Алга таба әлеге белешмәләре Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыгы эшендә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International