ТР Пространство белешмәләр фондында “Җирлек территориясенә төп шәһәр төзелеше документларын хәзерләү” темасына семинар узды. Биредә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин да катнашты.
Семинарны ТР ПБФ территориаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Владимир Кандалицев үткәрде. Ул торак пунктларның генераль планнарына, җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләренә, төзелешне планлаштыру проектларына тирәнтен аңлатма бирде. Презентация дәвамында шулай ук генераль планнарны һәм ПЗЗларны хәзерләгәндә (төзәтмәләр керткәндә) башкарылучы барлык этаплар да каралды.
Презентациянең төп терминнары:
Генераль план – озак вакытка территория үсеше перспективасын билгеләүче төп шәһәр төзелеше документы. Ул түбәндәге эшләр өчен кирәк:
- җирне һәм җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү;
- торак пунт чикләрен кадастр хисабына кую;
- җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләү;
- территорияне планлаштыру проектларын эшләү;
- җирлекнең, шәһәр округының коммуналь, транспорт, социаль инфраструктуралары системаларын комплекслы үстерү программаларын төзү.
Җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләре – территориаль зоналар, шәһәр төзелеше регламентлары, әлеге документ куллану тәртибе һәм аңа үзгәртүләр кертү юллары аңлатылучы шәһәр төзелешен зоналау документы. Җирле узидарә органнарының норматив хокукый актлары белән раслана.
Территорияне планлаштыру проектлары планлаштыру структурасы элементларын аерымлау, гомумкуллану территорияләре чикләрен, капиталь төзелеш объектларын урнаштыру зоналары чикләрен билгеләү, территорияне үстерү билгеләмәләрен һәм чиратын күрсәтү өчен эшләнелә.