Удмуртия белән чикне билгеләү өчен тәкъдимнәр каралды

2022 елның 20 мае, җомга

Татарстан Республикасы белән чиктәш төбәкләр арасында чикне билгеләү буенча эшләр дәвам итә.

Татарстан Республикасы 8 төбәк белән чиктәш. Чикне анализлау нәтиҗәсендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ белгечләре тарафыннан 570ләп проблемалы кишәрлек табылды. Хәзерге вакытта барлык бәхәсле урыннар килешенгән, билгеләнгән кагыйдәләр буенча чик вариантларын килештерү процессы дәвам итә.

Шулай, кичә чик буенча эш төркеменең чираттагы киңәшмәсе узды. Аның барышында Удмуртия Республикасы өчен Татарстанның ике басу аша участогын шул ук мәйдан зурлыгындагы урман биләмәләренә алыштыру тәкъдиме каралды. Исегезгә төшерәбез, башта әлеге республикалар арасындагы 819 км озынлыктагы чик линиясендә 85 бәхәсле участок бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International