Лицензияле эш төрләре исемлеге киңәйтелде

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензияләү турында» 28.07.2020дә чыккан №1126 карарында лицензияле эш төрләре исемлеген киңәйтү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Хәзерге вакытта 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән килешү (контракт) буенча торак пунктларның чикләрен билгеләү яки үзгәртү буенча эшләрне тәмамлау өчен геодезия һәм картография эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия таләп ителми.

Шулай ук, 170нче номерлы Федераль законның 136 матдәсенең 2нче өлеше нигезендә, лицензияләрендә Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре арасында чикләрне билгеләү һәм үзгәртү буенча эш төре булган лицензиатлар, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза бирмичә һәм лицензиатның лицензия таләпләренә туры килү-килмәүне бәяләмичә, торак пунктларның, территориядән файдалануның махсус шартлары булган зоналарның чикләрен билгеләү һәм үзгәртү буенча эшләрне башкарырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International