ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр)семинарында катнашты

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Росреестр җитәкчесе урынбасары Т.А. Громова видеоконференцэлемтә форматында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»30.12.2020 ел, № 518-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы буенча федераль инспектор, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Россия Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Яшел Үзән, Питрәч, Биектау һәм Лаеш муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды::

- күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын күчемсез милек объектларының хокук ияләре турында белешмәләр белән тулыландыру;

- элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау буенча чараларны норматив хокукый җайга салу. Законны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен исәпкә алып, гамәлдәге норматив хокукый актларны үзгәртү зарурилыгы;

- закон нигезләмәләрен куллану үзенчәлекләре, шул исәптән Россия Федерациясенең аерым субъектларында да. Элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау буенча эшләрне оештыру, үткәрү һәм мониторинглау;

- законны гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәләре һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International