Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды (Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы учреждение) тарафыннан 29 махсус сакланылучы табигый территорияләре чикләрен ачыклау буенча эш алып барыла.
Фондта 20 территория чикләрен ачыклау эшләре бара, шул исәптән «Зәңгәр күлләр» һәм «Зөя» ДТКЗлары буенча да. Махсус сакланылучы табигый территорияләре чикләрен төгәлләштерүнең төп проблемасы – булган мәгълүматларны республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы материаллары белән килештерүдән гыйбарәт. Хәзерге вакытта эштә булган барлык 20 территория дә Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына раслау өчен җибәрелде.