Районнарга СТП материалларын ФГИС ТП сайтына урнаштыру тәртибе аңлатылды

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр барышын ачыклау өчен киңәшмә үткәрелде.

Биредә  Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Яңа Чишмә, Спас муниципаль районнары җитәкчеләре һәм территориаль планлаштыру сораулары буенча җаваплы вәкилләр катнашты.

ВКС барышында ФГИС ТП сайтына материалларны (территориаль планлаштыру схемалары) вакытында урнаштыру, сайтка керү өчен ачкычларны яңарту белән бәйле төп сораулар һәм проблемалар сөйләшенде. Шулай ук район вәкилләренә ФГИС ТП сайтына яңартылган материалларны кертү мөмкинлеге булсын өчен иске проектны алу кирәклеге һәм тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International