Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы экология өлкәсе хезмәткәрләрен Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне һәм Экологлар көне белән котлый!
Эколог-әйләнә-тирә мохит белән турыдан-туры бәйләнгән белгеч. Ул хосусый компаниядә, табигатьне саклау белән шөгыльләнүче дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмаларда эшли ала. Экология мәсьәләләре шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең өстенлекле бурычлары исемлегенә керә.
Территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын эшләгәндә тотрыклы үсеш принциплары үтәлергә тиеш, аерым алганда: кеше тормышының иминлеге һәм уңай шартлары, әйләнә-тирә мохитне саклау тәэмин ителергә тиеш.
Эколог-коллегаларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә идарә системасын камилләштерү буенча актив позиция һәм уртак эш өчен зур рәхмәт белдерәбез! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм табигать байлыкларын саклау эшендә уңышлар телибез!