2021 елда Россиядә Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати ресурсын булдыру буенча эксперимент тормышка ашырылды, шул исәптән Татарстан Республикасының Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында. Проект дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының мәгълүмат системаларында булган төрле ресурсларны берләштерергә, системалаштырырга һәм аларның кабатлануын юкка чыгарырга тиеш иде.
Тулаем ил буенча эксперимент нәтиҗәсендә кадастр бәяләве булмаган объектлар саны кимегән, салым базасы елына 2,7 млрд.сумнан арткан, гражданнарның шикаятьләре һәм суд бәхәсләре саны кимегән. Шулай итеп, ЕИР уңышлы дип танылды һәм «Пространство мәгълүматларының милли системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы форматында (НСПД) дәвам иттерелде. Әлеге системаның операторы итеп «Роскадастр» халык-хокукый компаниясе игълан ителде. Ул 4 учреждениене берләштерәчәк: «Росреестр ФКП» ФДБУ, «Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре инфраструктурасы үзәге» ФДБУ, «Роскартография» һәм «Ростехинвентаризация – БТИ» акционерлык җәмгыятьләре.
НСПД программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2030 елга кадәр бердәм федераль геодезия станцияләре челтәре, илнең мультимедиа картасы, күчемсез мөлкәтнең тулы һәм төгәл реестры, пространство белешмәләренең цифрлы платформасы булдырылачак, торак төзелеше өчен яңа җирләр әйләнешкә кертеләчәк. Бу базада җир эзләү һәм бирү өчен яңа сервислар барлыкка киләчәк, кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү вакытлары кыскартылачак. Әмма хәзерге вакытта, алда санап үтелгән барлык чараларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен, торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләрен билгеләү эшләрен тизләтергә кирәк.
«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан бирелгән шәһәр төзелеше документларын инвентаризацияләү күрсәткечләре буенча, хәзер кадастр исәбенә Татарстанның 3119 торак пунктыннан 1176 чик куелган. Шулай ук Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 68 җирлекнең территориаль зоналары чикләре кертелгән. Барлык торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре 2023 ел ахырына кадәр урнаштырылырга һәм исәпкә куелырга тиеш.