Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә 30 муниципаль район Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белән СТП аша торак пункт чикләрен билгеләү буенча хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде.
Хәзер Фонд тарафыннан Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнарының үз эченә 437 торак пункт кертүче 138 авыл җирлеге проекты эшкә алынган.
ФГИС ТП сайтына материалларны урнаштыру барышында районнарда бер-берсенә охшаш сораулар һәм проблемалар пәйда булды. Күпчелек районнар сайтка керү өчен ачкычларны яңартмаган булып чыкты, бу, үз чиратында, ФГИС ТП сайтына яңартылган материалларны кертү өчен иске проектны алу мөмкинлеген чикләде.
Бүгенге көндә ФГИС ТП сайтына 150 СТП материаллары урнаштырылган. Барлык эшләр агымдагы елның 4 кварталында тәмамланачак.