Бүген районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү сораулары буенча муниципаль районнар белән берлектә киңәшмә узды.
Киңәшмәгә Аксубай, Әлки, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Кама Тамагы һәм Менделеевск районнары вәкилләре чакырылды. Әлеге районнардагы кисәтүләрнең төп өлеше ФГИС ТП сайтына керү өчен актуаль ачкычлар булмау, иске проектны сайттан алуны тоткарлау һәм ФГИС ТПга урнаштыру өчен районнар тарафыннан торак пунктлар чикләрен озак килештерү белән бәйле.
Әлеге сорауларны хәл итү өчен районнарга ФГИС ТП сайтына СТП проектын кертүне, генплан җитештерү өчен башлангыч мәгълүматлар бирүне, территориаль зоналарны ЕГРНга кертүне, парольләр яңартуны, ФГИС ТП сайтында иске СТП проектын алуны тизләтергә киңәш ителде.