Фәнил Әһлиуллин «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы эшендә катнашты

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.

Директорлар советы «Татнефть» төркеме бизнесын диверсификацияләү өлкәсендәге эшчәнлекне бәяләде, шул исәптән яңартыла торган энергия өлкәсендә дә. Компания төркем бәясен арттыруга юнәлдерелгән проектлар портфелен киңәйтүне дәвам итә.

Нефть чыгару, ягулык җитештерү һәм реализацияләү сегментындагы төп инициативалар инде булган компетенцияләрне акчалаштыруга, шул исәптән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә, шулай ук төп нефть чыгару бизнесының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Күп функцияле нефть сервисы блогын булдыру «Татнефть»кә бораулауда, скважиналар үзләштерүдә, геологик-технологик, проект-инжиниринг һәм нефть чыгару һәм нефть ятмаларын эшкәртү өлкәсендә башка эшләр башкаруда үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Компаниянең озак вакытка исәпләнгән тотрыклылык максатларының берсе – ягулыксыз бизнесны киңәйтү. 2030 елга операцион табыш структурасында аның өлеше 20%ка кадәр җиткереләчәк. Бу сегментта төп инвестицияләр нефть химиясенә юнәлтелгән, анда глобаль базар озак сроклы уңай перспективалар белән характерлана.

«Татнефть» проектлар портфеленең климат хәвефлелегенә карата тотрыклылыкны арттыруга аерым игътибар бирә. 2020 елдан башлап инвестиция процессларына эзлекле рәвештә климат хәвефлелеген бәяләү һәм исәпкә алу механизмы кертелә. Хәзерге вакытта барлык урта һәм эре инвестицион проектлар өчен парник газлары чыгаруның мөмкин булган бәясе исәпләнә һәм исәпкә алына.

Утырыш барышында Директорлар советы әгъзалары шулай ук 2022 елның 5 аенда «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңладылар, июль аена бюджетны расладылар, хезмәтне саклау, иминлек һәм экология өлкәсендәге эшләрнең барышы турында нотык белән таныштылар, «Татнефть» ГАҖнең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге сәясәтен, кибериминлек һәм кибертотрыклылык өлкәсендәге сәясәтне расладылар, шулай ук җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең башка мәсьәләләрен карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International