Министрлыкта Татарстан Республикасы белән Ульян өлкәсе арасындагы чик узу эш проектын раслау буенча эш төркеме утырышы узды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Фәнил Әһлиуллин рәислегендә эш төркеме утырышы узды. Көн кадагына Татарстан Республикасы белән Ульян өлкәсе арасында чик узу эш проектын раслау чыгарылды.

Эш төркеменә Ульян өлкәсе белән чик узу проектын “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин тәкъдим итте.

Әлеге ике төбәк арасындагы чикне билгеләү эшләре 2019 елның ахырында башланган иде. Чикнең озынлыгы 381 км тәшкил итә. 2020 елның уртасына кадәр “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ тарафыннан кирәкле картографик материалларны җыю һәм чик узу проектын булдыру буенча эшләр башкарылды. Беренче тикшерүләрдән соң чик буенча 57 бәхәсле участок табылды, хәзерге вакытта аларның барысы да хәл ителгән.

Агымдагы елның май аенда Ульяновск өлкәсе тарафыннан чик проекты, шулай ук килешү буенча документлар комплектының форматы һәм эчтәлеге килештерелде. Татарстан Республикасының эш төркеме шулай ук чик узу проектын раслады. Алга таба регионнар җитәкчеләре тарафыннан Килешүне имзалау этабына әзерлек башланачак.

Татарстан Республикасы чиген билгеләү турында кыскача белешмә:

Бүгенге көндә Оренбург өлкәсе, Чуваш һәм Башкортостан республикалары белән чик тулысынча расланган, килешүләр имзаланган.

Самара өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы белән чикләр килештерелгән, чик узу турындагы килешүләрне имзалау өчен эшләр тәмамланып килә.

Киров өлкәсе белән Удмуртия Республикасы чикләре буенча өч бәхәсле участокны хәл итеп бетерәсе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International