Ятим балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, 2013 – 2021 елларда министрлык тарафыннан 3,7 млрд. сумлык 3 мең 366 торак урын сатып алынган, шуның 537 млн. сумы – федераль бюджет акчалары. Барлык фатирлар да ятим балаларга наем килешүләре буенча 5 елга наемга бирү өчен махсус торак фонды составына кертелгән.
Агымдагы елда министрлыкка 959,6 млн. сумлык 600 торак урын сатып алырга кирәк. Бүгенге көндә 177 фатирга карата сатып алу өчен дәүләт контрактлары төзелгән, шуларның 132се республика милкенә сатып алынган һәм ятим балалар арасыннан булган затларга бирелгән. 423 фатирга карата аукцион игълан итү буенча чаралар үткәрелә.
Министр билгеләп үткәнчә, законнар ятим балаларны торак урыннары белән тәэмин итү мөмкинлеген күздә тота. 2018 елдан республикада, алга таба хосусыйлаштыру максатларында, наем шартнамәләренең гамәлдә булу срогы (5 ел) тәмамлануга бәйле рәвештә, торак урыннарын махсус торак фонды составыннан чыгару буенча эш башланган. Бүгенге көндә 1308 фатирның 5 еллык наем килешүе вакыты чыккан. Шуларның 552 фатиры гражданнар милкенә тапшырылган, 253 фатир социаль наем шартнамәләре буенча тапшырылган, 503 фатир яллаучыларның авыр тормыш хәлендә булуы сәбәпле (торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар), яңа 5 еллык срокка махсус торак фондыннан наем шартнамәсе буенча тапшырылган.