Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль сораулары буенча “түгәрәк өстәл” форматында утырыш узды.
Киңәшмәдә республиканың муниципаль районнарның башкарма комитетлары һәм шәһәр округлары җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан министр урынбасары Максим Рогожкин һәм “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров чыгыш ясады.
Катнашучыларга генераль планнарны эшләп чыгару һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре торак пунктлар чикләрен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү буенча доклад тәкъдим ителде.
Хәзерге вакытта ЕГРНда 333 муниципаль берәмлек составына керүче 3110 торак пунктның 1194-е чикләре турында белешмәләр кертелгән. Калган 1058 торак пункт чикләрен кадастр исәбенә кертү өчен 332 муниципаль берәмлекнең генераль планын эшләргә яисә районнарның территориаль планлаштыру схемаларын эшләү юлы белән чикләрне билгеләү кирәк. 31 муниципаль район инде икенче юл белән чикләрне билгеләүне планлаштырды (950 торак пунктны үзенә керткән 320 авыл җирлеге). Андый чик билгеләү механизмын куллану әлеге процессны тизләтергә ярдәм итәчәк.
Пространство белешмәләре фондында 184 авыл җирлеге буенча территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү проекты эшләнә. Федераль дәүләт территориаль планлаштыру мәгълүмат системасында Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Арча, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яңа Чишмә, Менделеевск һәм Спас муниципаль районнарында урнашкан 308 торак пунктның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү проектлары йөкләнелгән.
ЕГРНга территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне кертүгә килгәндә, 913 җирлектәге территориаль зоналарның гомуми саны – 11953. Шуларның 280 ПЗЗ проекты инде эшләнелә, 565 проектны эшләп чыгарырга кирәк.
Түгәрәк өстәлдә Татарстанның муниципаль районнары СТП схемаларына авыл җирлеге чикләрендә урнашкан торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләр белән тулыландыру өлешендә үзгәртүләр кертү процессына бәйле проблемалы сораулар да күтәрелде.
Әлеге эшләрне оператив башкарып чыгу өчен муниципаль районнарга түбәндәгеләр тәкъдим ителде:
- Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына СТПга үзгәртүләр кертү өчен җаваплы затларның актуаль контактларын юлларга (вазифасы, ФИО, элемтә өчен телефон, электрон почта адресы);
- территориаль планлаштыру документлары проектларын тиз арада ФГИС ТП сайтына урнаштыру өчен муниципаль районның шәхси кабинетына керү ачкычларын яңартырга;
- Фонд тарафыннан юнәлдерелгән торак пункт чикләрен тиз арада килештерү, СТП проектларын ФГИС ТП сайтына урнаштыру, муниципаль районнар СТПларына үзгәртүләр кертүне рәсмиләштерү турындагы карар алу, торак пункт чиләре турында белешмәләрне ЕГРНга кертү буенча җаваплы затларның эшчәнлеген оештырырга;
- ЕГРНга торак пунктлар, территориаль зоналар чикләре турында белешмәләрне вакытында юлларга, реестрга кертү мөмкин булмаган очракта эш башкаручыга тиз арада хәбәр бирергә;
- Фондка территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналау документларын эшләү турында актуаль мәгълүматны, шулай ук торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында белешмәләрне ЕГРНга кертү план-графигын үтәү буенча статистик белешмәләрне юлларга (N.Y.Ivanova@tatar.ru электрон адресына).
- генераль проектлар һәм ПЗЗ проектларын исәптә тоту, шулай ук документларның законга туры килүен тикшерү өчен, Фондка, раслау алдыннан, территория планнары проектларын юнәлдерергә;
- генераль планнары эшләнелеп килгән авыл җирлекләре буенча беренчел белешмәләр анкеталарын 100% тутырып, Фондка тапшырырга (Әгерҗе, Әлки, Апас, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Тукай, теләче муниципаль районнары).
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды