Росреестр каршындагы Иҗтимагый шура җир һәм күчемсез милек өлкәсендәге законнарны карап чыкты

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Росреестр каршындагы Иҗтимагый шураның 2022 елда өченче утырышы узды. Биредә закон чыгару новеллалары һәм инициативалары, «Пространство белешмәләренең милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, «Роскадастр» Халык-хокукый компаниясен булдыру, шулай ук кадастр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин белән очрашу нәтиҗәләре һәм Хезмәтнең төп закон чыгару инициативалары турында сөйләде.

"Ике ел эчендә кешеләр мәнфәгатьләрендә җир һәм күчемсез милек өлкәсендә 40 федераль закон кабул ителде. Алар Росреестр командасы тарафыннан һөнәри җәмәгатьчелек катнашында эшләнелде. Безнең "портфельдә" тагын 28 инициатива бар. Алар буенча без әлеге өлкәдә катнашучылар белән эшләргә әзербез, ә эксперт бәясен бирү өчен Иҗтимагый шура әгъзаларын җәлеп итүне дәвам итәчәкбез", - дип белдерде ведомство җитәкчесе.

Росреестр каршындагы Иҗтимагый шура рәисе Александр Каньшин исә бергәлектә эшләүнең ролен ассызыклады.

"Киң җәмәгатьчелек һәм ведомство катнашында РФ Гражданлык һәм Җир кодексларына үзгәртүләр кертелде, яңа инициативалар өстендә эш алып барыла. Аннан тыш, Росреестр белән берлектә яңа коммуникация каналларын үстерәбез", - диде Каньшин.

Росреестр җитәкчесе урынбасары, ведомствоның цифрлы үзгәреш җитәкчесе Елена Мартынова "Роскадастр" компаниясен булдыру турында сөйләде. Әлеге компания ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм тармак акционер җәмгыятьләренең җитештерү потенциалын туплый һәм «Пространство белешмәләре милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны, технологик процессны оптимальләштерүне, хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк.

«Роскадастр шул исәптән мәгълүмати системаларның операторы булып тора, электрон сервисларны эшләү, гамәлгә кертү һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен җавап бирә, шулай ук геодезия, картография, пространство белешмәләре, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә проектларны гамәлгә ашырачак. Асылда җир һәм күчемсез милек өлкәсендә тулы цикл предприятиесе төзелә. «Бер тәрәзә» системасы физик затлар, бизнес, базарның профессиональ катнашучылары һәм хакимият органнары өчен хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга һәм үзара бәйләнешнең үзәкләштерелгән цифрлы форматына күчәргә мөмкинлек бирәчәк. "Роскадастр» га 140 тан артык функция йөкләнәчәк", - дип ассызыклады Елена Мартынова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International