Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары исемлеген Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын тутыру пункты белән тулыландыру мөмкинлеге турындагы мәсьәлә каралды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан «Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын кирәкле белешмәләр белән тулыландыру» проектын Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре буенча тормышка ашыру эшләренең план-графигы расланды.

Хәзерге вакытта җирле үзидарә органнары тарафыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 30.12.2020 № 518-ФЗ Федераль закон кысаларында «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» 13.07.2015 № 218-ФЗ Федераль законның 69 статьясы нигезендә  элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларын күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү буенча чаралар үткәрелә.

Кичэ Министрлыкта Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары исемлегенә үзгәрешләр кертү һәм аны муниципалитетлар эшчәнлеген чагылдыручы күрсәткечләр белән тулыландыру мөмкинлеге турындагы мәсьәлә каралды.

Сорау буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш министрлыгы, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, «ТР циффрлы трансформация үзәге» ДКУ вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International