Универсиада 2013 кысаларында 6 июль көнне Универсиада уты Эстафетасы үтте. 27- нче җәйге Универсиаданың төп символы Казанга ярышлар алдыннан гына килде һәм дөньяның 5 өлешендәге 51 шәһәрендә булырга өлгерде.
Эстафета Универсиада авылында старт алды һәм Казан (Идел Буе) федераль университеты бинасы каршында туктады. Факелны беренче итеп Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин алып китте.
Маршрут барышында күренекле спортчылар, хөкүмәт вәкилләре һәм җәмәгатьчелек хәрәкәте активистлары белән беррәттән факелны “Мин факел йөртүче” конкурсы финалистлары да йөрттеләр.
Кремль урамында эстафетага Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, РФ спорт министры Виталий Мутко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та кушылдылар.
Министрлык хезмәткәрләре факел йөртүчеләрне КФУ бинасы каршында сәламләделәр.