Территориаль планлаштыру эшләренә кирәкле беренчел мәгълүмат җыю буенча онлайн-анкеталар кертелә

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Кичә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.

Беренче чиратта, “ТР ПБФ” ДБУ директоры Айрат Усманов район җитәкчеләренә территориаль планлаштыру документларын вакытында эшләп чыгару өчен кирәкле анкеталарны тутырып бетерү мөһимлеген ассызыклады. Беренчел белешмәләрне  җыюны тизләтү максаты белән бу айдан башлап анкеталарны тест режимында онлайн форматта тутыру кертелде. Әлеге эксперимент уңышлы узган очракта, онлайн-анкеталар алга таба да кулланылачак.

ЕГРНга торак пунктлар чикләрен кертүгә килгәндә, хәзерге вакытта авыл җирлекләренең 30 генераль планы һәм 35 ПЗЗ расланган, әмма әле дә кадастр хисабына кертелмәгән. Шулай ук катнашучылар районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләрен, аңа кагылышлы төп таләпләрне һәм су басу зоналары буенча сорауларны карап чыктылар.

Киңәшмәнең һәр пункты буенча тулы белешмәләрне әлеге сылтама аша https://fpd.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3349464.pdf презентациядә карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International