Казан Экспода НСПДны гамәлгә ашыру буенча түгәрәк өстәл узды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда Татарстан нефтегазохимик форум-2022 ачылды. Биредә бөтен дөньядан 150дән артык компания яңа шартларда нефтехимия тармагы үсешен мөмкинлекләрен сөйләшәчәк.

Форум кысаларында геодезия, энергетика, химия һәм нефть сәнәгате буенча унлаган күргәзмә, конференция һәм түгәрәк өстәл оештырылды. Шулай, Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ тарафыннан "Дәүләт программасы кысаларында Милли пространство белешмәләре системасын булдыру" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.

Биредә Татарстан Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, "ТР ПБФ" ДБУ директоры Айрат Усманов һәм яңа теркәлгән "Россия Федерациясенед пространстволы планлаштыруы бердәм институты" ФАУ төркем җитәкчесе Александр Фролов, шулай ук НСПД белән бәйле оешмаларның һәм идарәләрнең җитәкчеләре катнашты. Казахстан Республикасыннан да вәкилләр бар иде.

Катнашучылар ТР Питрәч районы үрнәгендә җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати ресурс булдыруны, НСПД, шәһәр төзелеше һәм пространстволы үсешнең цифрлы вертикале концепциясен телгә алдылар. "Татнефть" ГАҖ вәкиле компаниядә геопространстволы белешмәләр инфраструктурасын булдыру турында сөйләде. Шулай ук бүгенге көндә актуаль булган Казан федераль университеты нигезендә Милли пространство белешмәләре системасы кысаларында кадрлар  әзерләү темасы да күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International