Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең агымдагы торышы турында хәбәр итте

2022 елның 11 сентябре, якшәмбе

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең агымдагы торышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча киңәшмәдә катнашты.

Икенче квартал ахырына республикада 10 дәүләт һәм 114 муниципаль унитар предприятие теркәлгән. Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, барлык 10 дәүләт унитар предприятиесе дә гамәлдә, шуларның 9ы 2022 елның 2 кварталы нәтиҗәләре буенча табышлы. Муниципаль унитар предприятиеләрнең эш нәтиҗәләренә килгәндә, 114 предприятиенең 91е гамәлдә. Үткәрелгән анализ мәгълүматларына караганда, быелның беренче яртыеллыгында зыянга эшләүче МУПларның саны 43 берәмлек тәшкил иткән – эшләп килүче МУПларның 47,2%ы. 2021 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, аларның саны бераз кимегән (4 берәмлеккә).

Министр чыгышында билгеләп үткәнчә, «Дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр турында» Федераль законга һәм «Конкуренцияне яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 27 декабрендәге № 485-ФЗ Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында һәм Татарстан Республикасында кабул ителгән ТР Министрлар Кабинетының 27.10.2020 № 966 карары белән расланган 2025 елның 1 гыйнварына кадәр чорга Татарстан Республикасында кабул ителгән чаралар планына үзгәрешләр кертү хакындагы карары нигезендә быел реформалаштыруга планлаштырылган 12 муниципаль унитар предприятиеләрнең барысы 5се генә бетерелгән һәм үзгәртеп корылган.

Предприятиеләрне үзгәртеп кору һәм ликвидацияләүнең процессуаль срокларының озынлыгын исәпкә алып, идарә итү карарларының вакытында кабул ителмәве чараларны быел ел ахырына кадәр төгәлләргә мөмкинлек бирмәскә мөмкин, диде Фәнил Әһлиуллин. Чаралар планын үтәү вакытын өзмәү һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан Республикасы рейтингын киметү максатларында министр Актаныш, Сарман, Питрәч, Минзәлә муниципаль районнарына, шулай ук Чаллыга идарә карарларын кабул итүне тизләтергә тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International