Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына, шулай ук шәһәр төзелеше белән шөгыльләнүче бүтән юридик затларга һәм шәхесләргә, җир өсте һәм җир асты элемтәләренең урнашу урыны һәм аларның төп техник үзенчәлекләре турында төгәл мәгълүмат бирү өчен Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республиканың җир асты һәм җир асты элемтәләре планын төзү һәм алып бару өстендә эш башланды.
Хәзерге вакытта пространство белешмәләре белән уртаклашу турындагы килешү кысаларында 34 муниципаль районнан инженер инфраструктурасы объектлары турында мәгълүматлар һәм материаллар кабул ителде. "Транснефть-Прикамье" АҖ белән килешү төзелде, торба участоклары һәм минималь ераклык зоналары турында мәгълүмат алынды. "Газпром Трансгаз Казан" ҖЧҖ һәм "Сетевая компания" АҖ белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзү өстендә эш алып барыла.
Шулай ук Биектау районы башлыгы белән районда җир асты һәм җир өсте элемтәләре планын формалаштыру һәм алып бару буенча пилот проектын ясау турында килешү төзелде. Фонд белгечләре тәэмин итүче оешмалар белән очрашу үткәреп, эш планын һәм эшче төркемнең составын билгеләделәр. Проект кысаларында 24 торак пункттагы су белән тәэмин итү объектлары буенча материаллар алынып, скан ясалды. Элемтә операторларыннан мәгълүмат алу өстендә эш дәвам итә («Таттелеком», «МТС», «Ростелеком», «ВымпелКом», «Мегафон» ГАҖ).