Бүген Министрлыкта Татарстан елгалары буенда су саклый торган урман утыртмаларын булдыру мәсьәләләре тикшерелде. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Фикер алышуда ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, «Татарстан Республикасының киңлек мәгълүматлары фонды» ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Марина Вавилова һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, Министрлык тарафыннан, муниципаль район хакимиятләре белән берлектә, республика елгалары буенда 1450 гектар мәйданда су саклый торган урман утыртмаларын утырту өчен җир кишәрлекләре сайланган. «Җир бүлеп бирү актлары һәм мондый үсентеләр булдыру проектлары рәсмиләштерелгән», – диде ул.
Утырыш барышында су саклый торган урман утыртмаларын булдыру, кишәрлекләрне урман фонды җирләренә күчерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча су саклый торган үсентеләрне булдыру өчен җир реестрын, компенсацияле урманнарны торгызу буенча федераль реестрга кертү өчен, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрү турында карар кабул ителде.