4 октябрьдә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләренең атналык киңәшмәсе үтте. Биредә янәдән муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү эшләре каралды.
Хәзерге вакытта ТР Пространство белешмәләре фонды үз эченә 894 торак пункт кертүче 27 муниципаль район буенча актив эш алып бара. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен Кадастр Палатасына 302 торак пункт чиге юнәлдерелде. Реестрның үзенә 285 чик кертелде.