Росреестрда Милли пространство белешмәләре системасын булдыру буенча киңәшмә узды

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

2022 ел ахырында Милли пространство белешмәләре системасы Татарстанда тәҗрибәле кулланылышка кертеләчәк, ә октябрьдә Казан үрнәгендә демостенд булдырылачак.

Әлеге мәгълүмат Татарстан территориясендә Милли пространство белешмәләре системасын булдыру буенча киңәшмәдә яңгырады. Чара Татарстан Росреестры мәйданында Росреестрның үзәк аппараты һәм Кадастр палатасы вәкилләре җитәкчелеге астында узды.

Хәзерге вакытта региональ башкарма хакимияте, җирле үзидарә органнары мәгълүмати системаларын НСПДга ялгау буенча эш дәвам итә. Киңәшмә барышында әлеге пространство белешмәләре катламнары хуҗаларының мәгълүматны күчергәндә килеп чыккан сораулар да каралды.
"НСПД пространство белешмәләрен берләштерергә һәм тәртипкә салырга ярдәм итәчәк, гражданнар, бизнес һәм дәүләт органнары өчен ачык булачак. Аның ярдәмендә бер тәрәзә режимында җир һәм күчемсез милек турындагы комплекслы белешмәләрне оператив рәвештә алу өчен инструмент барлыкка килеп, нәтиҗәле идарә карарлары кабул ителәчәк. Шул ук вакытта технологик процесслар үтә күренмәле, төзәтмәле булырга тиеш: физик яки юридик заттан килгән гаризадан алып күчемсез милек объектына хокук теркәүгә кадәр", - дип сөйләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Артем Костин.

НСПДның пилот регионнары санына кергән Россия Федерациясе субъектларының региональ дәүләт хакимияте органнарына Росреестр һәм Кадастр палатасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итү бурычы куелды. Бердәм пространство белешмәләре цифрлы платформасын формалаштыруга беренчеләрдән булып керешкән Татарстанда НСПД 2022 ел ахырына кадәр барлыкка киләчәк, дип планлаштырыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International