Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан муниципаль районнарның генераль планнарын, җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләп чыгару, шулай ук шәһәр төзелеше документларын тикшерү дәвам итә.
Сентябрьдә “ТР ПБФ” ДБУ проектлар әзерләү бүлеге Кама Тамагы районының Кече Салтын авыл җирлеге һәм Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлеге генераль планнарын эшләүне тәмамлады. Проектлар ФГИС ТП сайтына урнаштыру һәм килештерү өчен районнарга юнәлдерелде.
Шулай ук Лаеш районының Олы Кабан авыл җирлеге, Менделеевск районының Тихоново һәм Татар Чаллысы авыл җирлекләре җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләре эшләнелеп, районга килештерү өчен җибәрелде. Тагын 5 җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре – Аксубай районының Беловка һәм Мюд авыл җирлекләре, Аксубай бистәсе; Югары Ослан районының Килди һәм Шылаңгы авыл җирлекләре – сентябрь аенда расланды.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр төзелеше документларын әзерләү буенча сорауларга безнең кураторлар җавап бирә ала, аларның контактларын әлеге сылтама аша карый аласыз: https://fpd.tatarstan.ru/kuratori-razrabotki-gradostroitelnoy-dokumentatsii.htm