Депутатлар Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү турындагы мәсьәләне карадылар һәм Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе арасында, Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе арасында чикләр билгеләү турындагы килешүне расладылар. Мәгълүматны ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тәкъдим итте.
Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта күрше төбәкләр белән республика чикләренең урынын билгеләү эшләре төгәлләнеп килә. Татарстанның Киров өлкәсе белән чикләрен төгәлләштерү эшләре дәвам итә.
Әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Римма Ратникова чыгыш ясады, ул комитетның уңай карарын җиткерде һәм аны хуплауларын сорады.
Депутатлар "Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турында" һәм "Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турында килешүне раслау хакында" Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарларын кабул итте.